Канатлы дусларны карау һәм кайгырту. Автокала укучылары "Рәхим итегез, сыерчыклар!" экологик акциясендә катнашты

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Чаллыдагы 150дән артык мәктәп укучысы шәһәрнең "Рәхим итегез, сыерчыклар!" экологик акциясенә кушылды. Ирекле затлар елына һәм Экологик куркынычлылыктан яклау көннәренә багышланган чарада шәһәрнең 25 мәгариф учреждениесе катнашты. Акция кысаларында "Кошлар өчен иң яхшы оя" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде, "Балыкчы карчыга – 2018 ел кошы" плакатлар конкурсы һәм "Кошлар турниры" интеллектуаль конкурсы уздырылды. Уен форматында укучылар экологик станцияләрне узды, кошлар турында табышмакларга җавап эзләде, сорауларга җавап бирде һәм табигать саклау темасына биремнәр үтәде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләп узганча, мондый акцияләрнең бурычы кошларны саклауның әһәмиятле булуын аңлауны формалаштырудан гыйбарәт. "Сыерчык ояларын әзерләү һәм урнаштыру, конкурслар һәм акцияләр уздыру юлы белән без балаларга табигать саклау эшчәнлегендәге гамәли күнекмәләрне сеңдерәбез", – дип ассызыклады алар.

Шәһәрнең экология акциясе йомгаклары буенча җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм грамоталар белән билгеләп уздылар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International