Түбән Кама районында экологлар 35 законсыз чүплек урынын ачыклады

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык башыннан бирлек экологлар Түбән Кама районында 35 законсыз чүплек урынын ачыклады. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияләрне тикшерү буенча рейдлар уздырды. Экологлар каты көнүкреш калдыкларының, макулатураның, яраксызланган автомобиль шиннарының, агач эшләнмәләренең, төзелеш һәм башка төр калдыкларның туфракка урнаштырылган булуын билгеләде, бу исә "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 7-ФЗ номерлы федераль закон белән тыела (51 ст. 2 п.). Чулман аръягы идарәсе инспекторлары билгеләп узганча, табигать саклау законнарын бозучылар РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә җаваплылыкка тартылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International