3,2 тонна кәгазь, 25 кг пластик һәм 2 кг тимер продукциясе – боларның барысы да Түбән Камада булып узган "Калдыкларны керемгә" акциясе кысасында җыелган.
Икенчел чимал җыю эшендә битараф булмаган гражданнар – мәктәп укучыларыннан башлап өлкән буын кешеләре катнашкан. "ЭКОяз" кысаларында акциягә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә теләктәшлек белдерде. Экологлар билгеләп узганча, әлеге чара икенчел чимал җыюга гына түгел, ә халыкны әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итүгә дә юнәлдерелгән. "Акциядә катнашучы, калдыкларны эшкәртүгә тапшырган һәркем табигатьне саклауга үзеннән зур өлеш кертте. Кәгазь, пластик һәм тимер эшләнмәләре икенче мәртәбә кулланылачак, бу исә табигать ресурсларына булган чыгымнарны киметү мөмкинлеген бирә", – дип ассызыклады Чулман аръягы идарәсе белгечләре.
Мондый чара Түбән Камада яшәүчеләр тарафыннан инде беренче генә ел үткәрелми. Гадәткә әйләнгәнчә, җыелган барлык продукция алга таба пресслау һәм икенчел эшкәртү өчен Яр Чаллы шәһәренә озатылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте