60 кв. м. төзелеш калдыгы. Экологлар Баулыда законсыз чүплек урынын ачыклады

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Төзелеш кирпечләре, лом, төсле металл һәм полиэтилен калдыклары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Баулыда төзелеш калдыкларыннан чүплек урынын ачыклады. Төзелеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар белән 60 кв. м. мәйданлы территория чүпләнгән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен гаепле затлар РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International