Бу шимбәдә Казанда яшьләрнең экологик оешмаларының "ЭКОволна" форумы старт ала

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

2018 елның 14 апреленнән 15енә кадәр Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең укыту-методика үзәгендә (Казан ш., Оренбург тракты, 24) яшьләрнең экология оешмаларының III "ЭКОволна" форумы булачак. Форум кысаларында белем бирү мәйданчыклары, экологик оешмаларның күргәзмәсе һәм проектлары, мастер-класслар һәм уен мәйданчыклары планлаштырыла. Форумда катнашучылар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә грант ярдәме, экологик проектларны мәгълүмат белән тәэмин итү, эко-туризм үзенчәлекләре һәм "яшел" йортка 5 адым турында беләчәк. Әһәмиятле чара – актуаль экология мәсьәләләре хакында фикер алышуга багышланган пленар утырыш. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, "Татарстан Республикасында ихтыярилыкны үстерү үзәге" җитәкчесе Анна Синеглазова һәм Татарстан Республикасының "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова утырыш спикерлары булачак.

Катнашу кагыйдәләре һәм өстәмә мәгълүматлар белән хәрәкәтнең http://vk.com/budetchisto_tatar сайтында танышырга яисә 8 (843) 297-49-46 телефоны аша белешергә мөмкин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International