Таләпләрне үтәмәү нәтиҗәсе – миллион сум. Татарстан Республикасы Югары суды "Интерметтрейд" эше буенча карар чыгарды

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Экологик таләпләрне үтәмәү, җирләрне бозу һәм вазыйфаи затларның законлы таләпләренә буйсынмау. Татарстан Республикасының Югары суды "Интерметтрейд" ҖЧҖ оешмасын административ хокук бозуларда гаепле дип таныды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әле 2017 елда ук предприятие территориясендә нефть продуктлары белән пычранган калдыклар өемен ачыклады. Ул чакта, рейд барышында билгеләнгәнчә, калдыклар белән эш иткәндә экология таләпләрен үтәмәү туфракның пычрануына китергән иде. Юридик затны һәм предприятиенең вазыйфаи затларын экологлар РФ КоАП 8.1 ст. ("Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка төр объектларны эксплуатацияләгәндә экология таләпләрен үтәмәү"), РФ КоАП 8.2 ст. буенча ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") һәм РФ КоАП 8.6 ст. 2 өл. ("Туфракның уңдырышлы өслеген юкка чыгару, димәк, пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы башка төр матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләргә хилафлык китерү") буенча административ җаваплылыкка тартты, бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде. Ләкин "Интерметтрейд" аларны үтәргә ашыкмаган булып чыкты һәм кабат уздырылган очышлар барышында вәзгыятьнең элеккегечә калуы ачыкланды. Экоминистрлык инспекторларының территорияне карау турындагы законлы таләбе кире кагылды, нәтиҗәдә экологлар судка шикаять белән мөрәҗәгать итте. Әлмәт шәһәре суды, Казан шәһәренең Мәскәү районы суды һәм Татарстан Республикасы Югары суды экологларның карарын нигезле дип таныды, компаниягә гомуми 1,5 миллион сумлык штрафлар салынды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International