Әлмәт районындагы 60тан артык белем бирү учреждениесе "Собиратор" экологик акциясендә катнашты. Әлеге чараны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты катнашты.
Әлеге акция ике көн дәвам итте. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә табигать саклау чараларында катнашучылар 900 кг артык яраксыз батарейка җыйды. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре билгеләп узганча, җыелган куркыныч калдыклар утильләштерүгә озатылачак, чөнки алар икенчел чимал сыйфатында кулланырга яраксыз. Экологлар сөйләгәнчә, "ЭКОяз-2018" кысаларында мондый акцияләрнең республиканың Көньяк-Көнчыгыш өлешендәге башка районнарда да узачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте