Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Казанның милли тикшеренү технологик университеты әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге көчләрне берләштерәчәк. Министр Александр Шадриков һәм вуз ректоры Сергей Юшко хезмәттәшлек турында шартнамәне имзалар белән беркетте. Яклар хезмәттәшлекнең киләчәге һәм төп юнәлешләре турында сөйләште. Төп басым республика территориясендә уртак табигать саклау чараларын уздыруга ясалачак. Асылда, студентлар якын киләчәктә табигатьне яклаучыларның эшен эчтән карый алачак. Укыту тәҗрибәсе кысаларында Министрлык эшчәнлеген өйрәнәчәкләр, экологик-аналитик лабораторияне караячаклар, "ЭКОяз-2018" кысаларында акцияләрдә катнашачаклар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте