Әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системасын эшләтүне тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрану дәрәҗәсенең җыелма исәпләмәләре системасын тормышка ашыру, Татарстан экологлары эшендә матди-техник база һәм мәгълүмат технологияләре – бүген Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков һәм Дагыстан Республикасының экология министры урынбасары Арслан Сайпулаев шушы һәм башка темалар хакында фикер алышты. Республиканың әйләнә-тирәлек торышын күзәтүнең территориаль системасы Дагыстан вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уятты. Министрлык белгечләре кунакларга Татарстанда әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү өлкәсендәге эшнең ни рәвешле алып барылуы турында сөйләде.
Аралашу барышында ТР экология министры Александр Шадриков уртак мәнфәгатьләр файдасына юнәлдерелгән эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча чаралар уздырырга әзерлек турында белдерде.
Шулай ук якларның үзара хезмәттәшлегендә киләчәге булган юнәлешләр хакында да сүз барды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте