Казанда "Зилантенок" экологик форумына йомгак ясалды

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Ярларны төзекләндерделәр, сөзәк урыннарны ныгыттылар һәм 50дән артык бакча куагы утырттылар. Казанның Совет районына караган 126 нчы гимназиядә шәһәрнең IX "Зилантенок" ачык экология форумына йомгак ясалды.  Сәламләү сүзләре белән чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Шәһиев мөрәҗәгать итте: "Инде кече яшьтән үк сезнең экологиягә, табигатьне өйрәнүгә, аның ни рәвешле корылуына, аңа ничек ярдәм итәргә һәм аны ничек сакларга мөмкин булуына бәйле мәсьәләләр белән кызыксынуыгыз сөендерә. Чөнки табигать – безнең уртак йортыбыз. Без чиста һавадан, чиста судан, яшеллектән башка яши алмыйбыз, шуңа күрә дә сез аларга сакчыллык белән карарга тиеш". 

Катнашучыларга гамәли бурычны хәл итәргә кирәк иде – табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашырырга. 7 номерлы гимназиянең 4 нче сыйныфында укучы Диләрә Гомәрова үзенең Константиновка бистәсендә ташландык ерганакны төзекләндерү инициаторына әверелгән. Сыйныфташлары белән берлектә әлеге урынны чүп-чардан чистартканнар, соңыннан сөзәклекне ныгыту өчен 50 куак кура, кара карлыган, гөлҗимеш һәм сирин утыртканнар. Форум кысаларында мәктәп укучылары шулай ук мәктәп яны территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү, шәһәр паркларын, чишмәләрне чистарту, сыерчык оялары әзерләү һәм элү буенча да проектларын күрсәтте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International