Яр Чаллыдагы мәктәп укучылары, студентлар, экологик оешмаларның һәм хәрәкәтләрнең вәкилләре шәһәрнең "Яшел дулкын-2018" экология фестивалендә катнашу өчен чакырыла. Чара 2018 елның 13 апрелендә Үзәк шәһәр китапханәсе базасында (Ямашев проспекты, 4/14А) булачак. Максаты: яшьләрнең экологик культурасын арттыру, тотрыклы экологик җаваплы тәртип күнекмәләре формалаштыру, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Фестиваль программасында:
- "Яшел ГТО тапшырабыз" экологик уены;
- "Арт-хлам" экологик эшләнмәләр күргәзмәсе;
- эко мастер-класслар;
- "Тере планета" экологик кинозалы;
- "Табигать могҗизасы" комнан анимацияләр.
Фестивальне уздыру турында тулырак мәгълүматларны 8 (8552) 70-02-26 телефоны аша белешергә була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте