"ЭКОяз-2018" кысаларында Яр Чаллыга "Агыйделдән Ак диңгезгә кадәр" авто-экспедициясендә катнашучылар булып китте. Проект кысаларында катнашучылар "Түбән Кама" милли паркы хезмәткәрләре белән берлектә фотокүргәзмә оештырды. Җыелган экспозициядә активистлар кыргый табигатьтән, шул исәптән "Түбән Кама" милли паркыннан уникаль кадрлар күрсәтте, Чаллыда яшәүчеләрне флораның һәм фаунаның саклана торган төрләре белән таныштырды.
Экспедициягә 5 апрельдә "Башкирия" милли паркында старт бирелде, ахыры 5 май көнендә Мурманск өлкәсендә планлаштырыла. Проект кысаларында анда катнашучылар 9000 чакрым юл узачак һәм илебездәге 15 махсус сакланучы табигать территориясендә булачак.
Россиякүләм коммерциясез экологик-мәгърифәт проектының максатлары:
махсус сакланучы табигать территорияләренә, аларның финанс, әхлак, социаль проблемаларына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;
илдә яшәүчеләрне бездәге тыюлык системасы белән таныштыру, аның әһәмияте һәм уникаль дөньяви күләме турында сөйләү;
илдә яшәүчеләргә кисеп узучы төбәкләрнең һәм, тулаем алганда, илнең экологик проблемалары хакында әлеге проблемаларны хәл иткәндә аңлау һәм иҗтимагый теләктәшлек алу максатында сөйләү;
ватаныбызның географик зоналарының күп төрле булуын күрсәтү;
экспедиция барышында очраган, Кызыл китапка кертелгән төрләрне билгеләү һәм GIS-картага кертү.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте