"Рәхим итегез, сыерчыклар!" 10 апрель көнне Чаллы укучылары акциядә катнашу өчен чакырыла

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Ирекле затлар һәм волонтерлар елы"на һәм "Экологик куркынычлылыктан яклау көннәре"нә багышланган "Рәхим итегез, сыерчыклар!" экологик шәһәр акциясе узачак. Катнашу өчен 12-14 яшьлек мәктәп укучылары чакырыла.

Чара кысаларында иң яхшы сыерчык һәм песнәк ояларына конкурс узачак. Моннан тыш, балалар "Балыкчы карчыга – 2018 ел кошы" темасына экологик плакатлар иҗат иткәндә үзләренең сәләтен, шулай ук "Кошлар турниры"нда белемнәрен күрсәтә алачак, биредә балаларга кошларның күптөрлелеге буенча тапкырлыкларын, зирәклекләрен һәм белемнәрен исбатлап күрсәтергә туры киләчәк.               

Әлеге акцияне оештыручылар – Балаларның 4 номерлы экология-биология үзәге, "Түбән Кама" милли паркы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе.

Иң яхшы эшләрнең хуҗаларына "Түбән Кама" милли паркы дипломнары тапшырылачак. Бәйрәмнең кульминация өлешендә белем бирү учреждениеләреннән Җиңү паркына кадәр плакатлар һәм шигарьләр белән тантаналы йөреш булачак.

Өстәмә мәгълүматлар хакында 8 (8552) 38-15-69 телефоны аша яисә ecolog_chelny@mail.ru электрон почтасы аша  (Степанова Татьяна Анатольевна) белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International