Экологларга ярдәмгә – мәгълүмат технологияләре. Хокук бозу турында телефон кушымтасы аша хәбәр ит

2018 елның 6 апреле, җомга

"Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы, WhatsAp, Telegram, Экосигнал программалары, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы – боларның барысы да республикада яшәүчеләргә табигать саклау законнары бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә. Барча мәгълүмат Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына килә.

Әйтик, санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле телефон кушымтасы аша 40 хәбәр килде. Шулардан 19 мөрәҗәгать "Халык контроле"ннән, 8е "Мәктәп эко-патруле" кушымтасыннан һәм 13 хәбәр WhatsAp, Telegram һәм Экосигнал элемтә каналларыннан алынды.

Исегезгә төшерик, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалану мөмкинлеген чикләү, пычратучы матдәләрне сулыкка ташлау, атмосфера һавасын пычрату очраклары турында шулай ук (843) 267-68-67 телефоны буенча да хәбәр итәргә була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International