Әлмәттә яшәүче кеше өчен агынтыларны су белән тәэмин итү системасына агызырга омтылышы техникага арест салу белән төгәлләнде. Экоминистрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары коммуналь хезмәт хезмәткәрләре белән берлектә ассенизацион машинаны хокук бозу урынында “кулыннан тотты”. Әлеге урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре белән берлектә техникага арест салынды һәм, хокук бозу хәлләре ачыкланганчыга кадәр, штраф туктатылышына озатылды. Эшкә кагылышлы барлык материаллар Әлмәт районы хокук саклау органнарына тапшырылды. Хокук бозучы зат РФ КоАП 7.20 ст. ("Су белән тәэмин итүнең һәм су агызуның үзәкләштерелгән системаларына үзирекле рәвештә тоташу") буенча административ җаваплылыкка тартылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте