Экоминистрлыкта МСТТ булдыру мөмкинлеге мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу булды

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Куйбышев сусаклагычы чикләрендә махсус сакланучы табигать территорияләрен булдыру мөмкинлеге каралды. Эшлекле фикер алышуда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм "ГосНИОРХ" ФДБФУ Татар бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Исегезгә төшерик, республиканың Министрлар Кабинеты карары белән Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычлары акваториясе чикләрендә төбәк әһәмиятендәге "Чөгәнең уылдык чәчү урыны" һәм "Мишә елгасы тамагы" дәүләт табигый зоологик заказниклары булдырылган иде. Әлеге урыннарга махсус сакланучы табигать территориясе статусын бирү ихтиофауна объектлары, барыннан элек чөгә балыгы һәм күп кенә кәсеп балык төрләре өчен табигый үчрү һәм май җыю буенча иминлекле шартлар тудырырга булышачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International