Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә укучылар колбалар һәм пробиркалар дөньясына сәяхәт кылды.Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре балалар өчен экоаналитик лабораториягә мавыктыргыч экскурсия уздырды. Хезмәткәрләр балаларга суның, һаваның һәм туфракның торышын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде, химик җиһазлар белән таныштырды. Лаборатория савытларыннан файдаланып, мәктәп укучылары мөстәкыйль рәвештә суга лаборатор анализ ясый алды. Алар аның физик үзлекләрен, катылыгын, анда булган тозларны, фосфатларны, гидрокарбонатны, кальцийны ачыклады. Чулман буе территориаль идарәсендәге белгечләр билгеләп узганча, “теория-гамәл” форматында лабораториягә экскурсия уздыру мәктәп укучыларында һәрчакта да кызыксыну уята. Әлеге метод ярдәмендә балалар табигатьне саклау буенча алынган белемнәрен тагын да нәтиҗәлерәк истә калдыра, ә бу исә, үз чиратында, аларның экологик грамоталылык дәрәҗәсен арттырырга булыша.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте