Бүген Казанда беренче массакүләм өмә узды

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

“ЭКОяз 2018” акциясе кысаларында бүген Казанда беренче массакүләм өмә узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, “Чиста булачак” экологик хәрәкәте активистлары, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары, 24 нче мәктәптә укучылар һәм битараф булмаган халык “Имәнлек” урман паркы территориясендә тәртип урнаштыру өчен җыелды. Өмәдә катнашучылар чаңгы трассалары һәм җәяүлеләрнең сукмаклары буйлап эко-рейд уздырды, җыеп алынган барлык чүп-чар алга таба эшкәртү өчен сортларга аерылды. Ә мәктәп укучылары агачларга экоматериаллардан ясалган кош ояларын элеп чыкты. 30дан артык сыерчык оясы яшеллеккә зыян китерми торган ысул белән урнаштырылды. Ояларны беркетү схемасы агач үскән саен аның юанлыгы буенча киңәя торган махсус пластик каешлардан файдалануны күздә тота. Табигать саклау акциясендә актив катнашкан өчен мәктәп укучылары дипломнар белән бүләкләнде.

“ЭКОяз 2018” акциясенә теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен шәһәрне яисә бистәне җыештыру эшендә катнашырга һәм фотоны #эковесна2018 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International