"Бүген республикада иң куәтле экология күзәтчелеге булдырылды". Экоминистрлык автопаркына яңа җайланмалы 16 машина өстәлде

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының автопаркы 16 автомобиль белән тулыландырылды, шуның 12се – төрле юлдан җилдерә торган техника. Экологларга яңа машина ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "Бүген республикада куәтле экология күзәтчелеге булдырылды, ул иң заманча технологияләр ярдәмендә эшли. Әлеге транспорт чаралары табигать саклау законнары бозылу очракларын тагын да оперативрак ачыкларга булышачак. Мин системалы комплекслы эш әһәмиятле роль уйный дип саныйм: ул безнең республикадагы экологик вәзгыятьне яхшырту өчен җитди нәтиҗәләр бирә", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның экология министры Александр Шадриков билгеләп узганча, транспорт чаралары яңа – ЭКОкүзәтчелек системасы белән тәэмин ителгән. "Барча система онлайн режимында эшли, чөнки һәр автомобильдә геолокация урнаштырылган. Тагын бер өстенлеге шунда ки, табигать саклау законнарын бозучы затны урында ук җәзага тартырга һәм шунда ук штраф салырга мөмкин", – дип сөйләде техника яңалыклары турында экология министры. "Шунысы сөендерә, яңалыкларны санитар-экологик икеайлык башында керттеләр, бу исә экологик хокук бозуларны ачыклауга бәйле зур эшне нәтиҗәлерәк уздырырга мөмкин итәчәк", – дип өстәде Александр Шадриков.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International