Әйдә, чык!

2018 елның 1 апреле, якшәмбе

Бүген экологик икеайлык һәм "ЭКОяз 2018" республика конкурсы старт ала. Татарстанның барлык районнарында да ике ай дәвамында республиканы җәйгә әзерләргә һәм язгы күтәренке кәеф булдырырга мөмкин булачак, биредә мөмкин булган барлык экологик чаралар узачак. Экология һәм табигый ресурслар министрлы инспекторлары, мәнфәгатьле ведомстволар белән берлектә, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклаячак, бу урыннар экология картасында тамгаланачак. Татарстан елгаларының, күлләрнең һәм паркларның чисталыгы махсус игътибарга алыначак. Үз шәһәрен глобаль чистарту эшендә теләге булган һәркем катнаша ала. Сүз уңаеннан, узган ел 1 миллионнан артык татарстанлы үзенең республикасына җәйгә әзерләнергә булышты. Быелгы язда шундый ук актив гражданнарның саны артыр, дип көтелә. 2018 ел юкка гына волонтер елы дип игълан ителмәде бит.

"ЭКОяз 2018" кысаларында агач утырту, сыерчык оялары элү буенча төрле акцияләр узачак. Мәктәпләрдә экологик дәресләр булачак, туган якны өйрәнү музейларындагы кызыклы лекцияләрдә Татарстанның флорасы һәм фаунасы турында сөйләячәкләр. Шулай ук әйләнә-тирә мохитне яклауга багышланган форумнар да узачак. Теләсә кайсы эш игътибарсыз калмаячак, шуңа күрә икеайлыкта катнашучыларның берсе дә читтә калмаячак. "ЭКОяз 2018" йомгаклары буенча Татарстанның Экология министрлыгы икеайлык бурычларын иң яхшы хәл иткән предприятиеләрне, мәктәпләрне һәм бюджет учреждениеләрен билгеләячәк. Ә республикадагы иң яхшы гаилә Кырымга ял итәргә китәчәк.

"ЭКОяз 2018" акциясе быел #айдавыходи! шигаре астында узачак. Аның символы – Татарстанда яшәүчеләргә мәгълүм булган һәм алар яратып өлгергән аккош. Иң беренче күләмле акция инде иртәгә булачак. Битараф булмаган һәркемне 12:00 сәгатьтә Казан шәһәренең Имәнлек урамы буенча урнашкан урман утыртмасында көтәләр. Катнашучыларны прокат үзәгендә җыячаклар, ә төп шарт – күтәренке кәеф һәм үз шәһәреңне чистарак итү теләге. 

"ЭКОяз 2018" гаиләсенә Сезнең һәркайсыгыз кушыла ала: мәктәп укучысы булсынмы, волонтер, студент яки Татарстанда яшәүче гап-гади актив халык. Барлык чаралардан яңалыкларны, фото һәм видео материалларын #эковесна2018 хештегы белән табарга мөмкин булачак. 

Экология чараларында катнаш, фото яисә видео материалларны #эковесна2018 хештегы белән урнаштыр, инстаграмда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына языл. Иң активлар призлар алачак!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International