Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бинасы каршында инспекторлар составы тантаналы рәвештә рәткә тезелеп басты. Министр урынбасары, Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак санитар-экологик икеайлык чорына табигать саклау чараларына әзерлек турында игълан итте. “Без калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыннарын ачыклауга юнәлдерелгән чараларга инде бүгеннән үк керештек. Май бәйрәмнәренә кадәр Министрлык тарафыннан, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың муниципаль берәмлекләре белән берлектә, республика территориясенең санитар-экологик торышын яхшыртуга һәм иминлекле тирәлек булдыруга юнәлдерелгән күләмле эш башкарылачак,”– дип билгеләде Фаяз Шакиров. Ул шулай ук су саклау зоналарына махсус игътибар биреләчәге хакында да әйтеп узды.
Быел икеайлык йомгаклары буенча “ЭКОяз 2018” акциясе кысаларында төрле конкурсларда җиңүчеләр билгеләнәчәк. Конкурс номинацияләре: иң яхшы предприятиеләр, иң яхшы мәктәпләр, иң яхшы бюджет учреждениеләре, иң яхшы гаилә һәм башкалар. Шунысын билгеләп узарга кирәк: республиканың иң яхшы гаиләсе Кырымга ял итәргә барачак.
Санитар-экологик икеайлыкның төп максаты – табигать саклау чараларына гражданнарны мөмкин булганча күбрәк җәлеп итү. Узган ел акцияләрдә, өмәләрдә һәм конкурсларда 1 127 мең татарстанлы катнашты. Быел – Волонтер елында актив гражданнар саны күбрәк булыр дип көтелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте