Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына Казан шәһәренең Идел буе районындагы Лебедев урамы буенча нефть продуктлары белән пычранган урын турында хәбәр килде. Әлеге урынга кичекмәстән Министрлыкның ҮТИ инспекторлары, ҮМАКИ белгечләре, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хезмәткәрләре чыкты. Хәбәрдә күрсәтелгән мәгълүмат расланды. 80 м2 мәйданда нефть продуктлары түгелү факты ачыкланды. Ачыкланганча, әлеге хәл яраксызланган нефть продуктларын туплау цистернасына бушатканда барлыкка килгән. Әлеге урында экологлар гомуми химик анализ билгеләү, пычратучы матдәләрнең чик дәрәҗә мөмкин булган концентратларының агулылыгы һәм артып китүе буенча агынты судан пробалар алды. Барлык материаллар да чаралар күрү өчен прокуратурага һәм табигать саклау органнарына тапшырылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте