Буа шәһәренең "Кояшкай" балалар бакчасында сыерчык оялары әзерләү буенча табигать саклау акциясе узды

2018 елның 30 марты, җомга

Чара Халыкара кошлар көненә багышланды. Буа шәһәренең "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сыерчыклар килүне актив әзерләнеп көтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның табигать саклау эшчәнлегендә катнашуын Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады. Экологлар балалар өчен шәһәр урманына экскурсия уздырды, ояларның канатлы дуслар тормышындагы роле турында сөйләде һәм балалар белән берлектә агачларга сыерчык ояларын элеп чыкты. "Сыерчык ояларын ясау – кошларга карата кайгыртучанлык күрсәтү ул, чөнки алар яшел утыртмаларга зыян салучыларны юк итә, шул рәвешле, агачлар үзләренең бөтенлеген саклый, бу исә табигатьне сакларга ярдәм итә", – дип билгеләде экспертлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International