Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас һәм җылы теләкләрне кабул итегез!
Сезнең һөнәр кешеләрен тулы хокуклы рәвештә җир байлыкларын разведкалаучы һәм ачучы иң беренче юл яручылар дип атыйлар. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең икътисад нигезен тәшкил итүче сәнәгатьнең күп кенә тармаклары эшенә фундамент салынды. Геологлар ачкан табигать байлыкларыннан файдалану Татарстанның алга таба күтәрелеше өчен мөмкинлек бирә, аның социаль-икътисадый үсешен арттырырга булыша.
Бүген заманча геология – ул инновацияле технологияләр, программа тәэминаты өлкәсендәге иң соңгы казанышлар, спутниклы навигация системалары һәм башка, иң камил җайланмалар. Әмма ләкин тирәнтен теоретик белемнәр һәм геологларның профессионаллыгы белән берлектә генә Татарстанның җир асты байлыкларын алга таба продуктив өйрәнергә мөмкин.
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәт уңышлары һәм яңа ачышлар телим! Бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм ниятләгән эшләрне тормышка ашыра алу сәләте иң катлаулы бурычларны хәл итәргә булышсын!
Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры А.В. Шадриков