#АЙДАВЫХОДИ! 2 апрельдә #ЭКОяз-2018 кысаларында беренче күләмле акция булачак

2018 елның 30 марты, җомга

Теләге булган һәркемне #ЭКОяз-2018 акциясе кысаларында узачак иң күләмле беренче чарада актив катнашырга чакырабыз.

Битараф булмаган гражданнарны 2 апрель көнне 12.00 сәгатьтә Казан ш., Имәнлек урамы буенча көтәбез. Катнашучыларны җыю – Прокатлар үзәге, Имәнлек ур., 23а. Үзең белән яхшы кәеф һәм үз табигатеңә ярдәм итү теләген алып килергә.

#ЭКОяз акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан инде беренче ел гына үткәрелми. Быел ул #АЙДАВЫХОДИ! шигаре белән узачак. Татарстан халкы яратып өлгергән аккош 2018 елдагы икеайлык символына әвереләчәк.

#ЭКОяз2018 кысаларында массакүләм өмәләр, кече өмәләр, табигать саклау акцияләре һәм конкурслар узачак. Санитар-экологик икеайлык барышы турында социаль челтәрләрдән күзәтеп бару мөмкин булачак. Барлык яңалыклар, фото һәм видео #эковесна2018 хештегы белән куелачак. Теләге булган һәркем – табигать саклау акцияләрендә катнашучылар, экология хәрәкәтләре, иҗтимагый оешмаларның активистлары, мәктәп укучылары, студентлар – барысы да бу эшкә кушыла, әйләнә-тирә мохитне саклауга үзеннән өлеш кертә ала.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International