Александр Шадриков Россия Табигать министрлыгының коллегия утырышында катнашты

2018 елның 30 марты, җомга

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының коллегия утырышы булды, анда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.

Россия Табигать министрлыгының эш йомгаклары һәм 2018 елга булган бурычлар турында табигать саклау ведомствосы башлыгы Сергей Донской сөйләде. Ул билгеләп узганча, быелгы елда Россиянең барча территориясендә чүплекләрне оператив рәвештә ачыклау буенча "Безнең табигать" дәүләт мәгълүмат системасы гамәлгә кертеләчәк, ул хәзерге вакытта пилот төбәкләрдә эшли. "Законсыз чүплекләр барлыкка килүгә юл куйган затлар җитди җәзага тартылырга тиеш. Моның өчен административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләрне күздә тоткан закон проекты әзерләнде. Без аны быел кабул итү өчен профильле комитетлардагы коллегаларыбыз булышлык күрсәтер, дип өметләнәбез", – диде министр.

Сергей Донской шулай ук атмосфера һавасының сыйфатын яхшырту буенча бурыч билгеләде, иң беренче нәүбәттә, моны илнең зур сәнәгый үзәкләрендә тормышка ашырырга кирәк. "Әлеге мәсьәләне хокукый җайга салуны тәэмин итү өчен 2018 елда һаваның пычрануы буенча җыелма исәпләүләр уздыру турында закон проекты әзерләнде һәм якын киләчәктә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертеләчәк", – дип хәбәр итте Россиянең табигать саклау ведомствосы башлыгы.

Моннан тыш, Сергей Донской сүзләренә караганда, МСТТ территорияләрендә экологик һәм танып-белү туризмы буенча инфраструктураны алга таба үстерү планлаштырыла. 6 ел эчендә ел саен 4 миллион кеше өчен өстәмә рәвештә МСТТ карау мөмкинлеген тәэмин итү күздә тотыла. Ведомство эшен дәвам иттерергә ниятләгән әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләр сыйфатында министр шулай ук әйләнә-тирәлеккә булган тискәре йогынтыны җайга салу мәсьәләләрен, дәүләт экология экспертизасын һәм экологик күзәтчелекне атады.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International