Канализация-насос станциясе эшенә килгән хилафлык чистартылмаган агынты суның Казан шәһәрендәге Боевая урамына ташлануына китергән. Экологик яктан куркынычлы матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу очрагы быелның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланды. Рейд барышында ачыкланганча, авария нәтиҗәсендә чистартылмаган агынты су объектына – Идел елгасына эләккән. Пробаларга ясалган анализ күрсәткәнчә, агынтыда аммоний ионы, фенол, тимер һәм марганец буенча чик дәрәҗә мөмкин булган концентратлар артып киткән. Административ эшнең барлык материаллары процессуаль карар кабул итү өчен Киров районы прокуратурасына һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасына тапшырылды.
Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе тарафыннан РФ ҖК 247 ст. 1 өлешендә ("Тыелган куркынычлы калдык төрләрен җитештерү, транспорт белән күчерү, саклау, күмү, файдалану яки радиоактив, бактериологик, химик матдәләр һәм калдыклар белән башкача, билгеләнгән кагыйдәләрне бозып эш итү, әгәр әлеге гамәлләр кешенең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә шактый зыян салыну куркынычын тудырган булса") каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте