Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары җир асты суларыннан файдалану һәм саклау мәсьәләләре буенча семинарда катнашырга чакырыла

2018 елның 27 марты, сишәмбе

28 март көнне Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары "Су белән тәэмин итүнең җир асты чыганаклары. Җир асты сулыкларыннан файдалану һәм саклау өлкәсендә эшчәнлекне хокукый җайга салу" темасына семинарда катнаша ала. Чараның оештыручылары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр турында сөйләшәчәкләр:

– җир асты суларын геологик өйрәнү һәм табу максатында җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензия алу процедурасы;

– лицензияне үзгәртеп рәсмиләштерү, файдалану хокукының күчүе, кишәрлекләрдән файдалану хокукын туктату һәм чикләү;

– лицензиянең гамәлдә булу срогы тәмамлангач яки җир асты байлыкларыннан фйдалануны вакытыннан алда туктатканда скважиналарны ликвидацияләү яки консервацияләү шартлары;

– Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең авыл җирлекләренең суалгычларында җир асты суларын алу хокукына лицензия рәсмиләштергәндә барлыкка килә торган төп проблемалар;

– скважинадан һәм чишмәдән суалгычларны проектлаганда, төзегәндә, эксплуатацияләгәндә табигать саклау һәм санитар-эпидемиологик таләпләр;

– скважиналардан һәм чишмәләрдән суалгычларда санитар саклык зоналарын оештыру, бу зоналарның 1-3 поясларына карата таләпләр;

– суалгычларда җир асты суларының торышын мониторинглау;

– җир асты байлыкларын геологик өйрәнү проектлары, җир асты ятмаларын эшләүнең техник проектлары;

– суалгыч төзү проектын эшләү. Проект документларын килештерү, раслау;

– табигать саклау чаралары үтәлешенә һәм санитария кагыйдәләре һәм нормалары сакланышына дәүләт күзәтчелеге, законнарны бозган өчен җаваплылык.

Катнашу өчен 27 мартка кадәр түбәндәге электрон адреска заявка җибәрергә кирәк: gupgeocentr@mail.ru яки факс: (843) 277 82 97. Анкетада фамилияне, исемне, ата исемен, телефонны, электрон адресны, вазыйфаны, адресы белән оешманы күрсәтергә кирәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International