"Җир Сәгате"ндә 55 МВт электр энергиясе янга калдырылды

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Беренчел мәгълүматларга караганда, "Җир Сәгате" акциясе барышында татарстанлыларга 55 МВт электр энергиясен янга калдыру мөмкин булды. Планетадагы энергия ресурсларын саклау максатында барлык хакимият органнарының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләре, шулай ук республикада яшәүчеләр узган шимбә көнендә биналарның тышкы архитектур-декоратив утларын, торак урыннарындагы яктылык чыганакларын һәм электр җайланмаларын сүндереп торды.

Җир Сәгате – ул табигатькә сакчыл караш, планетабыздагы чикләнгән ресурсларны кайгырту символы, климатны саклау буенча җитди чараларга иҗтимагый өндәү. Акция ел саен, мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән уздырыла һәм төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең энергия һәм ресурс саклау проблемаларын хәл итүдә, планета күләмендә экологик вәзгыятьне яхшыртуда бердәм фикердә булуын символлаштыра.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International