"Юннат-2018"

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Республиканың 150дән артык яшь тикшеренүчесе Автокалада әйләнә-тирәлекне саклау буенча идеяләрен җиткерде. 22 санлы гомуми белем бирү мәктәбендә кечкенә сыйныфларда укучылар өчен "Юннат-2018" V региональ фәнни-гамәли экология конференциясе узды. Конференциядә катнашучылар, чагыштырма анализ уздыру, күзәтүләр һәм лаборатор тикшеренүләр үткәрү юлы белән, әйләнә-тирә мохитнең үзенчәлекләрен, җәмгыять белән табигатьнең үзара бәйләнешен өйрәнде, табигать ресурсларын саклау һәм торгызу методларын карады.  Фәнни-гамәли эшләрне 6 юнәлеш буенча күрсәттеләр:

- "Икенче чималны кеше тормышында файдалану";

- "Үсемлекләр экологиясе";

- "Уртак экология";

- "Кеше экологиясе";

- "Су экологиясе";

- "Хайваннар экологиясе".

Жюриның даими әгъзалары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләп узганча, эшләрнең сыйфаты да, эчтәлеге дә елдан-ел арта бара. "Үз күзәтүләре нигезендә укучылар йомгак ясый һәм чишелеш юлларын таба – шул факт аеруча мөһим", – дип ассызыклады экологлар.

Конференциядә җиңүчеләр һәм призерлар бу көнне дипломнар белән бүләкләнде. Чарада катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International