Сулыкны кислородка баету һәм балыкның һәлак булуын булдырмый калу. Бүген Яшел Үзән районының Займище поселогындагы Иделдә шул максат белән табигать саклау акциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары, Татарстан Республикасы буенча ГХМ идарәсе, Татарстан Республикасының Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр катнашты. Акциядә катнашучылар уртак тырышлык нәтиҗәсендә 60тан артык бәке тиште. "Әлеге урын очраклы гына сайлап алынмады, чөнки биредә узган ел массакүләм рәвештә балыкларның һәлак булуы күзәтелгән иде, – дип сөйләде Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Шиһапов. – Мондый күренешкә кислородның түбән дәрәҗәдә булуы сәбәпче булды. Ул суга атмосферадан үтеп керә һәм өлешчә сулыкның үзендә дә үсемлекчелек организмнарының тереклек итүе нәтиҗәсендә бүлеп чыгарыла. Елның салкын чорында, калын боз катламы аркасында һәм кар катламы нәтиҗәсендә кислород запаслары кими һәм тере организмнарның һәлак булуына китерә". Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре әлеге урында суга кислород дәрәҗәсен ачыклау буенча экспресс-анализ үткәрде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кислород күләме кимендә 4 мг/дм3 күрсәтте, бу исә кышкы чор өчен норма булып санала.
Моңа охшаш акцияләрне экологлар быел уздыргалады инде. Узган атнада Казандагы Югары Кабан күлен кислородка баеттылар, якын киләчәктә шундый ук чараны шәһәрдәге тагын бер сулыкта гамәлгә ашыру планлаштырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте