"Чиста булачак" экологик хәрәкәте активистлары казанлыларга бүген "Җир Сәгате" акциясенә кушылырга өндәп мөрәҗәгать итте. Халыкның әлеге акция хакында белү-белмәве һәм теләктәшлек күрсәтү-күрсәтмәве хакында шәһәр үзәгендә белделәр. Сораштырылганнарның барысына да волонтерлар акциядә кайчан һәм ни рәвешле катнашып булуы хакында аңлаттылар һәм электр энергиясен янга калдырырга булыша торган бүләк тапшырдылар. "Бүген безнең республика чираттагы мәртәбә күләмле акцияләрнең берсе булган "Җир Сәгате"нә кушыла, анда дөньяның 180 артык иле катнаша. Бу көнне Татарстанда "Казан Кремле"нең, Казан Ратушасының, Министрлыкларның һәм ведомстволарның биналарының, шулай ук республикадагы муниципаль район хакимиятләре биналарының тышкы архитектура яктырткычлары сүндереләчәк, – дип хәбәр итте ТР Экология министрлыгының экологик мәгърифәтнең мәгълүмат системалары идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, – узган ел әлеге акцияне уздыру нәтиҗәсендә 60 МВт артык электр энергиясе куәтен янга калдыру мөмкин булды".
"Җир Сәгате-2018" 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатьткә кадәр "Табигать өчен тавыш бир" шигаре белән узачак. Планетабызга теләктәшлек күрсәтү өчен утны һәм башка электр җиһазларын бер сәгатькә сүндереп торырга кирәк. Татарстанлылар шулай ук Казанга "Җир Сәгате башкаласы" исемен яуларга да булыша ала. Моның өчен акция картасында үзеңнең катнашачың турында расларга: http://60.wwf.ru/#map-world һәм дусларыңны чакырырга кирәк. Җиңүче-шәһәр 29 март көнне, халык исәбен исәпкә алып, тавышларны санау юлы белән ачыкланачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте