#АЙДАВЫХОДИ! 2 апрель көнне шундый шигарь белән Казанда ЭКОяз-2018 старт ала. Татарстан башкаласында беренче массакүләм өмә Имәнлек урамы буенча урманда узачак. Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү акциясендә ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмаларның активистлары, белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм шәһәрнең битараф кала белмәгән кешеләре катнашачак.
#ЭКОвесна акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырыла. 2018 елда икеайлык символы булып татарстанлылар яратырга өлгергән аккош булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте