Кама Тамагы һәм Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре предприятиеләрендә биологик чистарту корылмаларын яхшырту буенча эшләр башкарылды. Профилактика чараларын күрү өчен экологларның рейдлары сәбәпче булды. Быелның гыйнвар аенда Куйбышев сусаклагычына агынты агызылган урында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Кама Тамагы районы прокуратурасы белән берлектә химик күрсәткечләрнең нормадан артык булуын ачыклады. Чик дәрәҗәдә мөмкин булган концентратлар нормасын бозу аммоний ионы буенча – 11.6 мәртәбәгә, фосфатлар буенча – 17.5 мәртәбәгә, нитритлар буенча 16.9 мәртәбәгә, сульфатлар буенча 8.84 мәртәбәгә артып китүе теркәлде. Табигать саклау законнары бозылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгару максатында предприятиеләргә карата экологлар йогынты акты чыгарды.
"Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" һәм "Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре"нең эш цехларында тондыру бассейннары механик рәвештә чистартылды, роторлы һава өрдергечләр ремонтланды һәм аэрация системасы үзгәртеп корылды. Әлеге чаралар комплексы чистартылмаган агынты суларның су объектына эләгүен булдырмаска һәм экологик куркынычсызлык тәэмин итәргә булышты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте