Казан шәһәренең "Здравушка" шәһәр тернәкләндерү үзәгендә табигатьне саклауга багышланган дәрес булды. Экологик-агарту дәресен мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре уздырды. Министрлык белгече Елена Гыйльмиҗанова балаларны безнең республикадагы уникаль су ресурслары белән таныштырды, экологик викторина уздырды. Үзәктә тәрбияләнүчеләр туган төбәкнең табигать байлыкларын зур кызыксыну белән өйрәнде, шулай ук интеллектуаль уенда да яхшы белем дәрәҗәсен күрсәтте. Елена Гыйльмиҗанова билгеләп узганча, мондый чаралар һәрвакытта да тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрдә зур кызыксыну уята, чөнки һәр бала чара барышында үзенә карата махсус игътибар булуын күрә. Эколог шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен экологик-агарту дәресләрен уздыруның Министрлык өчен яхшы гореф-гадәткә әйләнүен билгеләп узды. Ай саен хезмәткәрләр балалар өчен төрле экологик дәресләр һәм табигать саклау акцияләре уздыра. Бу юлы аеруча кайгыртуга мохтаҗ балаларга "Здравушка" үзәгендәге дәрес кысаларында миһербанлык күрсәткән өчен Елена Гыйльмиҗанова рәхмәт хаты белән билгеләнде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте