Хөрмәтле гидрометеорологик хезмәтләрдә эшләүчеләр!
Сезнең һөнәри бәйрәм көнегез уңаеннан иң ихлас һәм йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез!
Тирән белемнәр һәм эшкә җаваплы караш – үз эшендә чын профессионалларны башкача күзалдына китереп булмый торган нәрсәләр. Сезнең исәптә көн саен ясала торган йөзләрчә мең фараз, йөзләрчә мең татарстанлының сәламәтлеге һәм үз-үзен хис итүе шуларның төгәл һәм оператив булу күрсәткечләреннән тора.
Сезнең җайга салынган эшегез аркасында һәм заманча технологияләрне куллану нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе даими рәвештә камилләшеп тора, төбәктәге Росгидромет идарәләре арасында дәрәҗәле урын тота.
Мин ышанам, һөнәри бурычларны хәл итүгә шул хәтле җаваплы карау алга таба да төбәгебездәге гидрометеорологик куркынычсызлыкның югары дәрәҗәдә булуын тәэмин итәргә булышыр. Ныклы сәламәтлек сезгә, һөнәри өлкәгездә уңышлар телим!
Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры А.В. Шадриков