Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Кар барсларын үрчетү үзәген проектлау һәм төзү мәсьәләләренә багышланган утырыш булды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы, Казан зооботаника бакчасы, "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре дә катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар "Кар барсларын үрчетү үзәге" төзелеш объектының проект-смета документларын эшләүгә техник бирем әзерләү мәсьәләсе хакында сөйләштеләр. Күздә тотылган Үзәк алга таба аларны табигый тереклек тирәлегенә чыгарып җибәрү өчен яшь җәнлекләрне уңышлы үрчетү һәм үстерү эшен тәэмин итәргә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте