"Һәр сыерчыкка – берәр сарай". Яшел Үзәндә сыерчык ояларына багышланган конкурста җиңүчеләрне котладылар

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

"Һәр сыерчыкка – берәр сарай" сыерчык оялары конкурсына Яшел Үзән шәһәренең 4 нче мәктәбе базасында бүген йомгак ясалды. Акциянең оештыручылары булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе һәм Яшел Үзән шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе чыгыш ясады. Конкурска йөзгә якын кош оясы тапшырылды. Жюри әгъзалары аларның кошларга яраклы һәм үтәлеше ягыннан оригиналь булу-булмавын бәяләде. Экология министрлыгының ҮТИ башлыгы Петр Королев билгеләп узганча, мондый акцияләрнең әһәмияте бик зур. "Балаларны социаль-актив эшчәнлеккә җәлеп итеп, без әйләнә-тирәлекне аңларга һәм яратырга, табигать ресурсларына сакчыл карарга, үз гамәлләренең ихтимал нәтиҗәләрен алдан күрергә сәләтле шәхес формалаштырабыз", – дип ассызыклады ул.

Конкурста җиңүчеләрне оештыручылар өч номинация буенча билгеләде: "Креатив сыерчык оясы", "Оптималь вариант" һәм "Милли колориты булган сыерчык оясы". Иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар тапшырылды, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сыерчык оялары мәктәп яны территориясендә, район паркларында һәм скверларында үз урыннарын тапты.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

                                                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International