"Табигать өчен тавыш бир!" Экологлар Татарстан халкын 24 март көнне планетаны яклап, утны сүндерергә чакыра

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүчеләр "Җир Сәгате-2018" халыкара акциясендә катнашу өчен чакырыла. Экологик чара 24 март көнне 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр "Табигать өчен тавыш бир!" шигаре белән узачак.  Планетабызга теләктәшлек белдереп, утны һәм башка электр җиһазларын бер сәгатькә сүндерергә кирәк. Татарстанлылар шулай ук Казанга "Җир Сәгате Башкаласы" исемен яуларга да булыша ала.  Моның өчен үзеңнең катнашуыңны акция картасында: http://60.wwf.ru/#map-world расларга һәм дусларыңны чакырырга кирәк. Җиңүче-шәһәр 29 март көнне, халык исәбен исәпкә алып, тавышларны санау юлы белән ачыкланачак.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, Татарстан Республикасы "Җир Сәгате" табигать саклау чарасында ел саен актив катнаша. 2017 елда, әлеге акцияне уздыру нәтиҗәсендә, 60 МВт электр энергиясе куәтен янга калдыру мөмкин булды.

2018 елда безнең республика экология акциясенә унынчы мәртәбә кушылачак. Бу көнне "Казан Кремле" музей тыюлыгының, Казан Ратушасының, Министрлыкларның һәм ведомстволарның, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы хакимият биналарының тышкы утлары сүндереләчәк.  

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International