Бүген Түбән Камада һәм Яр Чаллыда санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерүгә багышланган зональ киңәшмәләр узды

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Түбән Камада санитар-экологик икеайлыкка багышланган зональ киңәшмә уздырды. Чарада Экология министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов, Зәй, Түбән Кама һәм Сарман районнары вәкилләре катнашты. Яр Чаллыда да икеайлыкка әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Киңәшмәдә Экология министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов, Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары вәкилләре катнашты. Министр урынбасары билгеләп узганча, санитар-экологик икеайлык Татарстанда 1 апрельдә старт ала. "Безнең бурыч – уртак тырышлык белән районнардагы территорияләрне тиешле санитар һәм экологик торышка китерү", – дип ассызыклады Фаяз Шакиров.

Чара кысаларында ведомство буйсынуындагы территорияләрне санитар чистарту буенча план раслау, икеайлык уздыру буенча эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар төзү мәсьәләләре, муниципаль берәмлекләрдәге административ комиссияләрнең җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрнең, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләре үтәлешенә контрольлекне арттыру өлешендәге эше, комлыкларны, скверларны, паркларны, балаларның уен мәйданчыкларын, азык-төлек һәм кием-салым базарларын, халыкның массакүләм ял итү урыннарын, ял базаларын, бакчачылык җәмгыятьләрен һәм гараж кооперативларын, хосусый торак секторы территорияләрен санитар чистарту чараларын уздыру һәм башка мәсьәләләр хакында сүз барды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International