Бүген Татарстанның беренче экология сыйныфында су көне узды

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Суны яклау һәм сулыкларны саклау ни өчен кирәк? Шушы һәм башка сорауларга бүген республикадагы беренче экология сыйныфында укучылар җавап эзләде. Бөтендөнья су көненә багышланган дәресне укучылар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре уздырды. Баш белгеч Елена Гыйльмиҗанова беренче сыйныфта укучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм Татарстанның нинди су объектларына бай булуы турында сөйләде. "Эко-эрудит" викторинасы кысаларында балалар табигатьтә һәм кеше тормышында суның әһәмияте һәм роле турында белгәннәре белән уртаклашты.

Балаларда су һәм биология ресурсларына сакчыл һәм кайгыртучан караш тәрбияләү мәсьәләсен экологлар гамәли мисал белән хәл итте. Хәзерге вакытта беренче сыйныфта укучыларның үзләренең күзәтү объекты барлыкка килде – балыклар җибәрелгән ясалма сулык. "Аквариум тормышы кечкенә экосистема кебек, турыдан-туры суның чисталыгына бәйле. Балаларга ясалма сулыкны һәм андагы тереклекне карап тотарга туры киләчәк", – дип билгеләде ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе баршлыгы Петр Королев. Яшь экологлар "тере" бүләкне бик теләп кабул итте, көн саен аквариумда яшәүче тереклек ияләрен күзәтеп һәм карап тотачаклары турында искәртте.

Татарстанда "Беренче экология сыйныфы" проекты 1 сентябрьдә Казан шәһәренең 3 нче санлы гимназиясе базасында старт алды. Ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International