"Урман санитарлары" өчен иң яхшы бүләк. Түбән Кама укучылары сыерчыкларны каршы алырга әзерләнә

2018 елның 2 марты, җомга

Түбән Каманың 31 нче мәктәп укучылары актив рәвештә сыерчыкларны каршы алырга әзерләнә башлады. Язның беренче хәбәрчеләре өчен алар мөстәкыйль рәвештә 15 оя ясаган һәм аны Батыр урманында элеп чыккан. Мәктәп укучыларының актив экологик позициясен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады. Алар билгеләп узганча, сыерчыклар өчен оялар ясауда катнашып, балалар табигатьне саклауга үзләреннән зур өлеш кертте. "Сыерчыклар – алар "урман һәм бакча санитарлары". Алар агачларның яфракларын ашаучы, кайры һәм агачларны җимерә торган, шулай ук төрле йогышлы чирләрне таратучы зыянлы бөҗәкләрне юк итә. Начар һава шартларында ышыклану һәм балалар чыгару өчен кошларга оялар кирәк. Әлеге очракта балалар канатлы дусларга яхшы бүләк ясаган", – дип сөйләде экологлар. Сыерчык оялары әзерләү буенча табигать саклау акциясендә катнашу мәктәп укучылары өчен гореф-гадәткә әйләнде. Ел саен укучылар кошларга ясалган ояларны Түбән Каманың паркларында һәм скверларында элеп чыга, быел бу эшләнмәләр Батыр урманында урын тапты. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International