Бүген Әлмәттә экология өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Елгаларның ярларын ныгыту, калдыкларны утильләштерү, шәһәрне яшелләндерү системасы. Бүген Әлмәттә гражданнарны кабул итү кысаларында табигатьне саклауга кагылышлы шушы һәм башка темалар күтәрелде. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә халык белән очрашуны Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Әлмәт ш. Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов уздырды. Кузгатылган сорауларның киң даирәсе җирле халыкның әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә кызыксынуы һәм моңа актив җәлеп ителгән булуына дәлил булды. Очрашу барышында чистарту корылмаларының яңартылуы, санитар-экологик икеайлыкта катнашу һәм калдыкларны аерым җыю мөмкинлекләре турында сүз барды. Табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре тарафыннан тиешле аңлатмалар бирелде, шулай ук гражданнардан килгән алдагы мөрәҗәгатьләрне карау барышы һәм йомгаклары турында җиткерелде. "Җирле халык белән җайга салынган диалог безгә табигатьне үзара хәбәрләшеп якларга, табигатьне саклау законнары бозылуга вакытында һәм оператив рәвештә йогынты ясарга мөмкинлек бирә", – дип ассызыклады Фаяз Шакиров. Үзара хезмәттәшлек итүнең мондый форматын җирле халык та хуплый. Алар өчен гражданнарны кабул итү – ул үз идеяләреңне белдерү һәм табигатьне саклау өлкәсендәге сорауларны турыдан-туры табигать саклау ведомстволары җитәкчеләренә җиткерү мөмкинлеге.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International