20 март көнне Мәскәүдә нефть калдыкларын утильләштерү мәсьәләләре күтәреләчәк

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 20 мартында Мәскәүдә "Балчуг Кемпински" отелендә "Нефть һәм нефть химиясе калдыклары 2018" IV халыкара конференциясе узачак. Очрашуның төп темасы – нефть калдыкларын утильләштерү һәм зарарсызландыру проблемасы.

Чара кысаларында конференциядә катнашучылар нефть компанияләре белән ачык диалог төзү һәм үзебезнең ил сәнәгате өчен "яшел" юнәлешле тренд үстерү өчен шартлар тудыру хакында фикер алышачак.

Чара программасында түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышыначак:

- РФдә Экология елы йомгаклары;

- Чимал буларак нефть шламнарынының торышы һәм алардан файдалану перспективалары: дөньяви эш тәҗрибәсе һәм Россия чынбарлыгы;

- Нефть химиясе калдыкларын эшкәртү өчен заманча технологияләр;

- Соры шлам эшкәртү;

- Өстәмә иярчен газ: әле һаман да өстәмә газ?

- Калдыклар белән эшләү буенча норматив документлар: нәрсә үзгәрде?

- Дәүләт тарафыннан стимуллаштыру: бармы соң ул гомумән?

Тулырак мәгълүматларны +7(495) 276-77-88 телефоны буенча яисә org@creonenergy.ru электрон почтасы аша алырга һәм Конференциядә катнашу өчен теркәлергә мөмкин.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International