Чүпне дөрес итеп сортларга аерырга өйрәттеләр һәм татарстанлыларның сорауларына җавап бирделәр. Экология министрлыгында бүген Ачык ишекләр көне узды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында бүген белгечләр халыкның төрледән-төрле сорауларына җавап бирде. Табигать ресурсларының торышы гражданнарны битараф калдырмады, шуңа күрә дә алар Ачык ишекләр көне кысаларында үзләренең идеяләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты. Табигать саклау законнары бозылуны ачыклау, өмәләр оештыру һәм уздыру, халыкның экологик мәдәниятен арттыру. Халык белән узган бүгенге очрашу барышында шушы һәм башка темалар калку торды. Табигать объектларының, асылда, атмосфера һавасының торышын тикшереп торуга кагылышлы мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады. Казанда яшәүчеләрнең берсе Татарстан башкаласында һаваның торышына ни рәвешле мониторинг ясалуы белән танышты. "Әйләнә-тирәлекне даими күзәтеп тору максатында Казанда атмосфера һавасы пычрануын тикшереп тору буенча дүрт автомат станциясе урнаштырылды. Алар тәүлек дәвамында һавадан анализлар ала, пычраткыч матдәләр күләме нормадан артып киткән очракта, Экология министрлыгы белгечләренә шунда ук сигнал килә", – дип җавап бирделәр Үзәк территориаль идарә инспекторлары.

Казанның 27 нче гимназиясендә һәм 88 нче мәктәбендә укучылар чүпне сортларга аерып җыюның әһәмиятле булуына төшенде. Мәктәп укучылары сорауларына калдыкларны эшкәртү буенча өйрәтүле мастер-класс кысаларында җавап бирелде. Шулай ук укучылар Министрлык тарафыннан уздырыла торган экологик чаралар белән танышты һәм быел 1 апрельдә старт алачак #ЭКОвесна2018 массакүләм акциясендә үзләренең катнашачагын раслады.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International