Шәһәрне ни рәвешле чистарак итәргә, – бу хакта бергәләп фикер алышынды. Ык буе төбәгендә Ачык ишекләр көне узды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы халкы бүген төбәкне төзекләндерү турындагы идеяләре белән уртаклашты. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Ачык ишекләр көне кысаларында чишелеш юллары бергәләп эзләнде. Территориаль идарәдә тормышка ашырыла торган табигать саклау чаралары комплексы турында әйткәндә, халыкның массакүләм ял итү урыннарында, шул исәптән яр буе территорияләрендә, чисталык тоту һәм тәртип саклау мәсьәләсенә махсус игътибар бирелде. Халыкны кабул итү барышында Ык буе идарәсенә булачак экологлар да килде. КФУ Яр Чаллы институтының химия һәм экология кафедрасы студентлары ихтимал хезмәттәшлек турында өметләнүләре хакында белдерде. Гамәли күнекмәләр алу һәм студентлар белән тәҗрибә уртаклашу максатларында Министрлык белгечләре уртак тикшеренүләр уздыру турында тәкъдим җиткерде. "Белем алу барышында гамәли тәҗрибә алу хәзердән үк киләчәк һөнәр турында күзалларга ярдәм итә. Без, үз чиратыбызда, белем алу процессында һәр яклап булышырга һәм үсеп килүче буынның  экологик мәдәниятен формалаштыруда ярдәм күрсәтергә әзер", – дип ассызыклады экологлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International