Әлмәт районында терекөмешле лампалар ташлауда берьюлы дүрт зат гаепле. Беренчесе – куркынычлы һәм куркынычсыз калдыкларны бергә кушуда, икенчесе – санкцияләнмәгән чүплек оештыруда, һәм тагын икесе – калдыкларны бер урыннан икенче урынга илтүгә лицензиясез һәм I-IV класслы куркыныч калдыклар белән эш итү өчен кирәкле башка документлардан башка эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруда. Табигать саклау законнарын бозучыларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү барышында ачыклады. Мондый хокук бозуга юл куйган затларны экологлар чүп-чарның морфологик составы буенча билгеләде. Барлык гаепле затларны инспекторлар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартты. Чүплек "хуҗасы"на Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары бер ай дәвамында ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирделәр. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелде. Калдыкларны законсыз ташуга кагылышлы материалларны экологлар кирәкле чараларны күрү өчен Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлегенә тапшырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте