Татарстан волонтерлары табигать саклау эшендә берләшәчәк

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Волонтер елында Татарстан активистлары әйләнә-тирәлекне саклау эшендә берләшәчәк. Экологик проектларны һәм табигать саклау акцияләрен уздыру турындагы үз планнары хакында алар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре белән очрашу барышында уртаклаштылар. Казанда узган түгәрәк өстәл артына фәнни хезмәткәрләр, экология компанияләре вәкилләре, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары җыелды. Иң актив һәм күп санлысы – "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте, "Рус география җәмгыяте" россиякүләм иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге, "Яшел фитнес" мәдәни-спорт хәрәкәте, "Татарстан Республикасында ихтыярилыкны үстерү үзәге" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Сәламләү сүзе белән иҗтимагый эшлеклеләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп узганча, әйләнә-тирәлекне саклауда алар тарафыннан күрсәтелгән ихтыяри инициатива уртак эшкә әһәмиятле өлеш кертә.  "Иҗтимагый оешмалар аркасында табигатьне саклау инициативалары халыктан массакүләм теләктәшлек ала", – дип ассызыклады Дамир Вәлиуллин.

Россия Президенты Владимир Путин экологик мәгълүмат системасын камилләштерүгә аеруча зур игътибар бирә. "Гражданлык инициативаларына ышаныч белән карау, иҗтимагый хәрәкәтләр белән диалогта тору һәм партнер булу – илдә югары экология мәдәниятен формалаштыру өчен бик тә мөһим шарт", – дип саный ул.

Очрашу барышында Экология министрлыгы белгечләре һәм активистлар уртак табигать саклау чараларын, экологик акцияләрне һәм массакүләм өмәләрне тормышка ашыру планы турында фикер алышты. Шәһәрләрнең һәм районнарның территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча республикада иң беренче массакүләм акция быел 1 апрельдә булачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International