Казанда мәктәп укучылары өчен экология буенча россиякүләм олипиаданың республика буенча йомгаклау этабы һәм төбәк этабы тәмамланды. Быел әлеге чарада Татарстан Республикасыннан 140тан артык мәктәп укучысы катнашты. Олимпиадада Казан укучылары аеруча зур тырышлык күрсәтте. Казан шәһәренең Совет районындагы "Танкодром" балалар иҗат үзәге" экологик белем бирү үзәгендә тәрбияләнүчеләр акыл көрәшләре нәтиҗәсендә 21 призлы урын яулады, шуның икесе – җиңү. Казанның 141 нче мәктәп укучысы Илья Ефимов экология буенча олимпиадада инде дүртенче ел катнаша. Узган елда ул җиңүче иде, быел республикадагы тугызынчы сыйныфларда укучылар арасында иң яхшы өчлеккә эләкте. Илья үзе билгеләп узганча, олимпиадага берничә ай әзерләнергә туры килгән. "Китапларны җентекләп укыдым, өстәмә дәресләргә йөрдем", – дип сөйләде ул. Чараны оештыручылар билгеләп узганча, мәктәп укучылары ел саен әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә яхшы белемле булуын күрсәтә. Ел саен Татарстан укучылары олимпиаданың йомгаклау этабында катнаша. Узган ел Татарстан Республикасы командасы мәктәп укучылары өчен экология буенча Санкт-Петербургның Сәнәгать технологияләре университетында узган россиякүләм олимпиаданың йомгаклау этабында абсолют җиңүче булды. Республикадан 5 укучы беренче урыннарны яулады, тагын 17се призер булды. Быел Татарстан Республикасы командасы шундый ук яхшы нәтиҗәләрне күрсәтергә планлаштыра.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте