"Гринпис России" рейтингында Әлмәт – чүпне аралап җыю мөмкинлеге буенча иң яхшылыр өчлегендә

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Чүпне аралап җыю мөмкинлеге буенча "Гринпис России" рейтингында Әлмәт икенче урынны яулады. Статистика мәгълүматларына караганда, Нефть каласында яшәүчеләрнең 86%ы йортлары янәшәсендә көнкүреш калдыкларын сортларга бүлеп җыю әрҗәләренә ия. Мәскәү яны Мытищи торак пунктында яшәүчеләрнең 93%ы, рейтинг мәгълүматларына караганда, йорт янәшәсендә чүпне аралап җыю буенча барыннан да күбрәк мөмкинлекләргә ия. Өченче урында Волжск – 84%. Әлеге исемлектә Казан шәһәре 16 урында – 48% – шәһәрдә яшәүчеләрнең яртысы диярлек йортлары янәшәсендәге әрҗәләргә чүпне аерым урнаштыру мөмкинлегенә ия. Узган ел белән чагыштырганда, Татарстан башкаласы 23 позициягә күтәрелгән.

Чүпне аралап җыю мөмкинлеге буенча рейтинг халкы 100 мең кешедән артып китүче шәһәрләр өчен төзелә. Рейтинг нигезенә "Гринпис" гаризалары буенча 160тан артык шәһәр хакимиятләреннән тапшырылган мәгълүматлар алынган. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 73,7 миллион халыкның нибары 10,7 миллионы өчен генә чүпне аралап җыю инфраструктурасы бар, бу исә халыкның 15,5%ын тәшкил итә.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International